Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан солдат белән хушлашты

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – мобилизацияләнгән Ашрәпов Илнур Илмир улын соңгы юлга озаттылар. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы Разиф Кәримов, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Илнур Ильмир улы үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде. Илнур Әшрәповны соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Югары Шепкә авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларның якты истәлеге зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International