Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан солдат белән хушлашты

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы - мобилизацияләнгән Ишков Владимир Николаевичны соңгы юлга озаттылар. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәлак булучының әнисенә, тормыш иптәшенә, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Шков үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Владимир Николаевичны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Владимир Николаевичны Яңа шәһәр бистәсе зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларның якты истәлеге зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International