Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны соңгы юлга озаттылар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген зәйлеләр хәрби хезмәткәрләрне - махсус хәрби операциядә катнашучы Барсуков Демьян Михайлович һәм Ямилов Фәнүс Сәгыйт улын соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Демьян Михайловичны Әхмәт авыл зиратына, Фәнүс Сәгыйть улын - Яңа Мәлем авылы зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучыларның якты истәлеге зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International