Актив озын гомер: Зәй пенсионерлары спорт чараларында катнаштылар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Зәй шәһәрендә өлкән буын гражданнары арасында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган спорт чаралары узды. 1 октябрьдә “Дулкын-Волна” бассейнында өлкән буын гражданнары арасында йөзү ярышлары булып узды. 25 м дистанциядә хатын-кызлар түбәндәге нәтиҗәне күрсәттеләр: 1 урын - Дмитриева Миңниса (25,64 с); 2 урын - Куликова Ирина (26,36 с.); 3 урын - Шәрипова Нәзирә (28,28 с.). Йөзү ярышларында ир-атлар арасында 50 м дистанциядә Курпатов Александр 43,70 с нәтиҗә белән лидер булды. 2 октябрь көнне “Энергия” стадионында спорт йөреше буенча ярышлар узды, анда катнашучылар 400 м дистанцияне уздылар. Дистанциядә катнашучылар тигез позицияләрне сакладылар. Соңгы йөз метрда лидерлар алга чыга башлады. Финишка беренче булып Куликова Ирина, икенче булып Мухина Надежда, аның артыннан  Марго Ирина килде, шуның белән өченче урынны яулады. Шул ук көнне өлкән яшьтәге кешеләр арасында шахмат һәм шашка буенча беренчелекләр дә үткәрелде. Ир-атлар арасында шашкада Леонид Жукка тиңнәр булмады, икенче урында Мухин Борис һәм өченче урында Җиһаншин Рәшит булды. Шахмат ярышларында җиңүчеләр дип Жук Леонид һәм Мухин Борисны атарга мөмкин, Җиһаншин Рәшит янә өченче урынны алды.  Хатын-кызлар арасында шашка уеннарында катгый көрәштә  1 урынны Моратова Роза, 2 урынны Мухина Надежда һәм 3 урынны Веснина Валентина яулады. Шахмат уенында 3 урын Куликова Ирина, 2 урын Семакова Тамара һәм Кашапова Рәмзия җиңүче булды. 3 октябрьдә “Энергетик” мәдәният йортының спорт залында өлкән яшьтәге гражданнар арасында дартс буенча беренчелек булып узды. Ярыш нәтиҗәләре: Хатын-кызлар арасында: 1 урын - Куликова Ирина; 2 урын - Козенкова Татьяна; 3 урын - Мухина Надежда. Ир-атлар арасында: 1 урын - Уразманов Марат; 2 урын - Җиһаншин Рәшит; 3 урын - Мухин Борис. 4 октябрь көнне "Сәламәтлек мәктәбе" территориясендә спорт эстафетасы узды, анда әбиләр, бабайлар һәм оныклар катнашты. Катнашучыларга көчле команда билгеләү өчен спорт эстафетасының 5 этабын үтәргә кирәк иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча “Леопарды” командасы җиңү яулады. "Звезда" командасы лидерлардан бары тик 1 очкога гына калышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International