Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бер бәхет бар– педагог булу
2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Якынлашып килүче бәйрәм белән укытучылар һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен Зәй муниципаль районы Башлыгы Разиф Кәримов котлады. Мәгариф хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм зур казанышлары өчен «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән 2нче мәктәп директоры Данилова В.А., тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Колесова В.А., физик культура укытучысы Миннегалиев Р.М., мәгариф идарәсе методисты Харисова Х.Ш., туган тел һәм әдәбияты укытучысы Хадиуллина Р.Х., башлангыч сыйныф укытучысы Сотникова Н.К. бүләкләнделәр. Россия Федерациясенең мәгариф Министрлыгы «Һөнәргә тугрылык өчен» Күкрәк билгесе белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтшина В.Ф бүләкләнде. Намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Г.Г. Абдукаева, Р.Ж. Абзалов, Ф.А. Зиннурова, Т.А. Кузнецова, А. А. Мирсаева, С. В. Мырсикова, Л.И. Рыцова, В. Ф. Степанова Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен мәгариф идарәсе башлыгы Э. Р. Сәфәргалиевка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте тапшырылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» билгесе белән Арсланова Р.А., Афанасьева Н.В., Берданова В.Г., Дәүләтшина О.М., Павлова Н.П., Сафиуллин Г.М.., Яриева Ж.А. бүләкләнделәр. «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән Мөхәммәтханов М.Ф., Насирова Л.Ф., Әюпова А.Ф., Гуреева Л.П., Зарипова Н.А., Карамова Г.Х., Богомазова С.И., Кәлимуллина В. Р., Таҗирова В. В., Нуруллина З. Н., Йосыпова Н. А., Тимофеева Л.Р.., Насирова Ф.С., Слободина Е. А., Юрок Е.В. бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән 10 педагог, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән 15 педагог, мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән 10 педагог бүләкләнде. “Укытучы, педагог-ул һөнәр генә түгел, ә күбрәк тә. Бүген җир йөзендә була торган иң яхшы сыйфатлар укытучыларга хас», – диде Разиф Кәримов. Бу бәйрәм көнендә сезгә педагогик талантыгыз, югары һөнәри осталык, максатчанлыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез һәм зур бәхет, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, шәхси казанышлар телибез».
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
ноябрь, 2024 ел
“Яшьлек” командасы ТР хоккей Федерациясе призына 1 нче турнирда отты
16-17 ноябрь көннәрендә «Яшьлек» боз сараенда 2015 елгы хоккей федерациясе призына турнирның 1 этабы узды.
Зәй укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган дусларча аралашу сәгате үткәрелде
Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү системасының эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй шәһәренең Соббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Йөрәк телендә аралашырга» дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате үткәрелде.
СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды
16 ноябрьдә Чаллыда "позывной СИБИРЬ" СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды.
Зәйдә Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды
15-16 ноябрьдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт комплексында Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз