Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар белән хушлашты

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген зәйлеләр якташларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучылар Оборин Алексей Геннадьевич һәм Фәхриев Ринат Мөнир улы белән хушлашты. Алексей Геннадьевич һәм Ринат Мөнир улы чын ир-атлар, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр һәм туган ил чикләрен саклауга зур өлеш керттеләр, баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен дә бирделәр. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Кайгы уртаклашу сүзләре белән хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарына район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы И.Н.Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗановлар мөрәҗагать итте. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен матрос Оборин һәм ефрейтор Фәхриев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алексей Геннадьевичны Мирный бистәсе зиратына, Ринат Мөнир улын Әгерҗе  районының Салауш авылына җирләделәр. Геройлар истәлеге зәйлеләрнең йөрәгендә мәңге яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International