Район башлыгы Разиф Каримовның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм! Бу көн безгә барлык өлкән буын вәкилләренә тагын бер кат ихлас рәхмәтләребезне җиткерү мөмкинлеге бирә. Ветераннарыбызга, олы яшьтәгеләргә сугышчан һәм хезмәт батырлыклары, илебез, республикабыз, районыбыз үсеше өчен керткән тиңдәшсез өлешләре өчен тирән хөрмәт белдерергә өстәмә сәбәп булып тора. Сезнең тормыш — Ватанга эчкерсез хезмәт итү, батырлык, намуслылык үрнәге булып тора. Сезнең фидакарьлегегез нәтиҗәсендә без Бөек Ватан сугышында җиңдек, хәрабәгә әйләнгән илебезне күтәрдек, фәндә һәм техникада бөек ачышлар ясадык, үзгәртеп коруларның катлау-лы чорында сынмадык, нык булдык. Бүген дә сез лаеклы ялда булуыгызга карамас-тан, патриотизм, оптимизм, мәрхәмәтлелек, дөреслек, үз эшләребезгә, гамәлләребезгә җаваплылык тоту буенча мөһим тормыш дәресләре бирәсез. Сез һәрвакыт якты киләчәккә ышандыгыз һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, сезнең ныклыгыгыз, оптимистик рухыгыз алдында баш иябез. Өлкән буын кешеләре турында кайгырту — безнең изге бурыч. Киләчәк көннәрегездә якты, шатлыклы мизгелләр күп булсын, ә сезнең актив гражданлык позициягез, тәҗрибәгез, белемегез әле алгы таба да бик кирәк. Чын йөрәктән Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International