Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә язучы Фирдәүсә Бикмәтова белән очрашу узды
2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
18 сентябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында, «Әй син, гомер» һәм «Балачак иле» китаплары авторы язучы Фирдәүсә Бикмәтова белән очрашу узды. Фирдәүсә Бикмәтова Зәй районы Карман авылында туып-үсә. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла. Бигеш урта мәктәбеннән соң Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Чаллы телерадиокомпаниясендә, соңрак «Другая сторона» газетасы редакциясендә эшли. Төрле елларда төрле урыннарда җаваплы вазыйфалар башкара. Һәм һәркайда үзен тынгысыз, эзләнүчән, иҗади җитәкче итеп таныта. Шигырьләрендә исә ул - хисле, ихлас, тәвәккәл. Туган тел, туган җир кадере, яшьлекне сагыну, яшәү мәгънәсе турындагы лирик-фәлсәфи шигырьләре шәхси кичерешләр белән баеп, тәэсир көчен тагын да көчәйтә. Очрашу барышында язучы үзе һәм иҗаты турында сөйләде, шактый ук четрекле сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды, яраткан җырларын башкарды. Язучының балалар өчен язылган шигырьләрен мәктәп укучылары сөйләде, проза әсәрләреннән өзекләрне китап укучыларыбыз укыды. Очрашуда язучының туганнары, сыйныфташлары катнашты. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды, тамашачылар алдында Әмир Сөләйманов, Флүрә Гыйниятова чыгыш ясады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
ноябрь, 2024 ел
“Яшьлек” командасы ТР хоккей Федерациясе призына 1 нче турнирда отты
16-17 ноябрь көннәрендә «Яшьлек» боз сараенда 2015 елгы хоккей федерациясе призына турнирның 1 этабы узды.
Зәй укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган дусларча аралашу сәгате үткәрелде
Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү системасының эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй шәһәренең Соббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Йөрәк телендә аралашырга» дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате үткәрелде.
СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды
16 ноябрьдә Чаллыда "позывной СИБИРЬ" СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды.
Зәйдә Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды
15-16 ноябрьдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт комплексында Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз