Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда 13 команда катнашты: Аксубай, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Азнакай, Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогы, Зәй, Әлмәт, Питрәч, Баулы, Яшел Үзән, Казан шәһәренең  “Рыжий пони”, Казан шәһәренең Д. Кулагин  академиясе командалары катнашты. Ярыш йомгаклары буенча “Барс” спорт мәктәбе  командасы 3 урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы "Барс" командасыннан Рәхметов Азат булды. Тренер-укытучы Асадов Камран Хәсән улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International