Зәйлеләр “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика конкурсында чыгыш ясадылар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрьдә зәйлеләр Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә зур программа белән чыгыш ясадылар. Зәйлеләр әзерләгән программаны күрергә килүчеләрне милли ризыклар белән иҗат коллективлары каршы алды. Беренче каттагы фойеда балалар музыка мәктәбе инструменталь ансамбле башкаруында матур көйләр яңгырады, яшьләр эшләре идарәсе «Минем ишегалды лагере» проектын тәкъдим итте. Икенче катта кунакларны альтернатив техника буенча рәсем төшерү, агачтан уеп, обереглар, тәлинкәләргә бизәкләр ясау, татар милли ризыгы кыстыбый әзерләү, маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар көтте. Туган як тарихын өйрәнү музее «Күренекле зәйлеләр», «Гаилә династияләре», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Шәһәр төзелеше предприятиеләре», «Авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм азык-төлек», «Гвардия» хәрби-спорт патриотик клубы эзтабарлар эшчәнлеге турында күргәзмәләр әзерләгән иде. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының төп сәхнәсендә «Вакыт тәгәрмәче» театральләштерелгән концерты булды. Анда үзешчән, иҗат, фольклор коллективлары Зәй муниципаль районында яшәүче дүрт милләтнең, атап әйткәндә, руслар, татарлар, керәшен, чувашларның гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр. Концерт башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин кунакларны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләде. Зәй районы мәдәният көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, танылган якташларыбыз Хатыйп Миңнегулов, Аяз Гыйләҗев, Геннадий Макаров, Азат Хәкимуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International