Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Дмитрий Сапожников Зәй районының коммуналь инфраструктура объектларында булды
2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Эш визиты белән Зәй районына ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников килде. Рәис урынбасары Түбән Кама газ Зәй ЭПУның район эксплуатация-газ хезмәте башлыгы Радик Гыймаев белән районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә халыкның җир кишәрлекләренә бушлай газ кертү чаралары һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Соңрак Дмитрий Сапожников программада катнашучы йортларда булды һәм халык белән аралашты. Шулай ук идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән Зәй шәһәрендә торак тарифларын билгеләү һәм күпфатирлы йортларны карап тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аннары башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Марат Хәбибуллин озатуында рәис урынбасары Имәнлебаш авылындагы мәдәният йортының котельныенда булды. «Теплосервис» ҖЧҖнең баш инженеры Евгений Храмов эш барышы белән таныштырды. Аннан соң су белән тәэмин итү хезмәтләре объектын карау булды. Зәй районында бу хезмәтне «Зәй водоканалы»ҖЧҖ күрсәтә. Компаниягә 2015 елда нигез салынган. Эшчәнлекнең төп төре-Зәй шәһәрен су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм агынты суларны агызу. Биологик чистарту корылмаларыннан соң Дмитрий Сапожников каты көнкүреш калдыклары полигоны эше белән танышты. Район территориясендә бер каты көнкүреш калдыклары полигоны эшли. Каты көнкүреш калдыклары полигоны Шепкә авылында, Зәй шәһәреннән 10 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Файдалануга 2002 елда тапшырылган, объектның гомуми мәйданы 8,2 га.полигонның чынлыкта сыйдырышлылыгы 373 мең м3 тәшкил итә (проект буенча). Каты көнкүреш калдыклары полигонында калдыкларны сортларга аеру, пластик шешәләрне һәм алюминий банкаларны пресслау оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә үткәрелә һәм халыкның тарифлар ясау өлешендә сорауларына аеруча оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Җайга салынучы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тарифлар билгеләнгәндә исәпкә алыначак.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды
17 апрельдә Зәй районы мәшгульлек үзәгендә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты". Быел чара инде өченче тапкыр узды, һәм аның төбәк этабы бөтен Россия буенча ике меңнән артык мәйданчыкны колачлады.
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
2026 елның 16-19 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Зәйлеләр җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
18 апрельдә Казанның «Корстон» кунакханә комплексында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз