Җәй олыларча: укучыларның җәйге эшкә урнашуына йомгак ясалды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Зәй районында җәйге чорда 208 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Ел саен Зәй районы укучылары мәшгульлек үзәгенә вакытлыча эшкә урнашу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәләр. Яшүсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеге - эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе, балигъ булмаганнарны эшкә җәлеп итеп, без аларга беренче хезмәт тәҗрибәсен алырга, акча эшләргә һәм киләчәктә аңлы рәвештә һөнәр сайларга мөмкинлек бирәбез. «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә җәйге чорда 147 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Егетләр вакытлыча «Минем ишегалды Лагере» нда вожатыйлар, яшелләндерүчеләр булдылар. Районның эре предприятиеләре дә балигъ булмаганнарны вакытлыча үзләренә алырга әзер. Зәй ГРЭСЫ - Таэнерго филиалы аларга үз вакансияләрен тәкъдим итте. Җәй башыннан 61 укучы остазлары җитәкчелегендә беренче хезмәт тәҗрибәсе алды. Эшләү дәверендә яшүсмерләр хезмәт тәҗрибәсе генә түгел, ә коммуникатив күнекмәләр дәрәҗәсен дә күтәрделәр, коллективта эшләргә өйрәнделәр, яңа дуслар таптылар, күп кенә яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр, үз мөмкинлекләрен бәяләделәр һәм үзләрен һөнәрдә сынап карадылар. Үз хезмәтләре өчен алар беренче хезмәт хакын алганнар. Яшүсмерләрнең кереме эш бирүчеләр түләгән хезмәт хакыннан һәм Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге республика бюджеты акчасыннан күрсәткән 2650 сум күләмендә матди ярдәмнән гыйбарәт. Киләсе җәйдә дә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International