Зәйдә атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә

2024 елның 13 сентябре, җомга
2024 елның 4 сентябрендә Зәй муниципаль районында атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, алар «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. Зәйлеләргә гадәттәгечә шәһәр һәм район товар җитештерүчеләренең, шәхси эшкуарларның, фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең продукциясен тәкъдим итәчәкләр: ит продукциясе, кош ите, яшелчә, бал һәм башка товарлар. Сатуга “Зәй” агросәнәгать паркы, Носов А.М., Быля А.С., Халикова Л.И., Степанова П.П., ЛПХ Тимерханова Г.Р., Рамазанова Р.Г., Үтяева Р.Р. фермер хуҗалыклары һәм 10 : Баграж, Гулькин, Түбән Биш, Яңа Спас, Сәвәләй, Сармаш-Баш, Якты Күл, Чыбыклы, Бегиш һәм Кадер авыл җирлекләре үз товарларын тәкъдим итәчәк. Фермерлардан һәм авыллардан тыш, үз товарларын һәвәскәр бакчачылар да алып киләчәк. Районның авыл җирлекләре ярминкәдә катнашучыларны кайнар хуш исле чәй һәм коймак белән сыйларга планлаштыралар. Киләсе ярминкә алдагы шимбәдә, 21 сентябрьдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International