2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проектын башлап җибәрде. Проектның асылы шунда: пенсия яшендәге ялгыз кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен хөрмәт итәчәк икенче йортны булдыру, үзләре булдыра алмаган көнкүреш эшләрендә ярдәм итү, гаиләдән элек булмаган кирәкле кайгырту һәм наз бирү мөмкинлеге тудыру. Шундый гаиләләрнең берсе Сармашбаш авылында яши. Олы яшьтәге кешегә Гыйниятуллина Алсу Таһир кызы һәм аның якыннары уңайлы йорт һәм тату гаилә бүләк иттеләр. Аңа кадәр Салихҗан Баттал улы Гыйльфанов өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында яшәгән. Гыйниятуллиннар гаиләсендә аңа бик уңайлы. Ул кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә. Пенсионер үзен бик бәхетле дип саный: аның зур, тату гаиләсе бар, анда ул үзен чит кеше итеп хис итми. Алсу Таһировна өчен бу җаваплы һәм җитди адым иде. Ләкин олы яшьтәге ялгыз кешенең язмышына катнашы барлыгын аңлау аны бәхетле итә. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г. Хуҗина да тәрбиягә алган гаиләне игътибарсыз калдырмый. Ул гаилә белән тыгыз элемтәдә тора, төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә, гаиләнең барлык әгъзаларының сәламәтлеге турында белешеп тора. Искәртеп узабыз, өлкән кешене тәрбиягә хокукый сәләтле гражданнар - Татарстан территориясендә яшәүче 60 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар алырга хокуклы. Булачак гаилә әгъзаларына билгеле бер таләпләр куела: алар өлкән яшьтәге кешенең туганнары булырга тиеш түгел, аларга даими рәвештә тулы канлы тәрбия бирүне һәм торак мәйданы нормаларына туры килә торган яхшы торак-көнкүреш шартларын тәэмин итәргә, яшәү минимумыннан түбән булмаган керемле булырга һәм хроник авырулары, зарарлы бәйлелек һәм хөкемгә тартылулар булмаска тиеш. Үз чиратында, дәүләт, моның мөһим булуын аңлап, олы яшьтәге кешене тәрбиягә алучыга ай саен акча түли.