Бүген Зәй районы ефрейтор Мусин Виталий Фоат улы белән саубуллашты. Ул хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле Валентина Локман кызы, Фоат Фәрзетдин улы! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр кайгыгызны тулысы белән уртаклашам! Без Виталий Фоат улы белән горурланабыз һәм аның турында истәлек хәтеребездә озак сакланыр»- диде Разиф Галиевич. Җыелучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар. Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Виталий Фоат улын Яңа шәһәр бистәсе зиратында җирләделәр.