Бүген район башлыгы Кәримов Р.Г. авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды, район һәм агрофирма белгечләре катнашында алардагы эш барышы белән танышты. Тикшерү вакытында катнашучылар “Зәй шикәре”, “Зәй”, “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖендә, Чыбыклы, Якты күл, Югары Шепкә, Бигеш, Поповка, Мәлем авыл җирлекләрендә булдылар, ашлык җыю комбайннары эшенең барышы, ФАПлар төзүнең торышы, скважиналар бораулау һәм торак пунктларда суүткәргечләрне алыштыру эше белән таныштылар. Бүгенге көндә район кырларында 6 звенода 38 ашлык җыю комбайны эшли. Бөртеклеләр барысы 11581 гектар мәйданда җыелган, бу планлаштырылган мәйданның 30%ын тәшкил итә, 46440 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 40,1 ц/га. Урып җыелган мәйданның күпчелек өлешен көзге бодай культурасы тәшкил итә. Урып-җыю эшләре белән бергә 15 мең гектарга якын мәйданда туфрак әзерләү эшләре алып барыла. Шулай ук, техник культураларга минераль ашламалар кертеп, туфракны төп эшкәртү эшләре башкарыла. Тикшерү барышында катнашучылар арпа, бодай, борчак, көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендере басуларының торышы белән таныштылар. Техник культураларның торышы аеруча сөендерде. Быел район хезмәтчәннәре тарафыннан 9254 гектар шикәр чөгендере үстерелә. Бүгенге көндә бер данә татлы тамырның уртача авырлыгы 400 грамм чамасы тәшкил итә. Бу бик яхшы күрсәткеч. Район игенчеләре шикәр чөгендерен җыюга 20 августта, ә завод эшкәртүгә 23 августта керешергә уйлый. Район башлыгы Разиф Кәримов үзенең йомгаклау чыгышында механизаторларга рәхмәт белдерде һәм бөртекле культураларны җыюда уңай һава торышының һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга чакырды.