Зәйдә хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы узды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы хатын - кызлар клубы - «Бердәм Россия» партиясе һәм Хезмәт министрлыгының уртак проекты. Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә апрельдә «Хатын-кызларча уңыш»- хатын-кызлар клубы ачылды. Бу инициатива охшаш мәнфәгатьләр белән берләшкән хатын-кызлар арасында аралашу өчен бердәм пространство булдыру максатыннан эшләтеп җибәрелде. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - «Демография» милли проектының өстенлекле бурычларының берсе. Мәшгульлек хезмәте каршындагы Хатын — кызлар клубларының төп бурычы-хатын-кызларның тормыш сыйфатын күтәрү, эшкә урнашуда һәм һөнәри компетенцияләрне үстерүдә ярдәм итү. Хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы шушы көннәрдә «Гаилә хокуклары. Дәүләт кайгыртуы» темаларына узды. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт төрләре, социаль гарантияләр һәм гаиләләргә ярдәм төрләре турында күп кенә файдалы мәгълүмат бирделәр. Психолог клуб катнашучылары белән балалар-ата-аналар һәм гаилә мөнәсәбәтләрен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән «Ата-аналар раунды» психологик уенын уйнады. Уен барышында хатын-кызлар бала тәрбияләү барышында килеп туган катлаулы хәлләрне ничек җиңелрәк үтәргә, килеп туган кыенлыкларның сәбәпләрен аңларга, үзеңне һәм гаилә әгъзаларын яхшырак белергә дигән сорауларга җавап бирә алдылар. «Демография» милли проекты кысаларында уздырыла торган мондый очрашулар клубта катнашучыларга яхшы атмосферада мөһим мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен ресурста булырга ярдәм итә. Мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре төрле яшьтәге, һөнәр һәм тормыш шартларында катнашучыларга үзләрен табарга, психологик яктан ныгырга, карьера амбицияләрен тормышка ашырырга һәм үз потенциалларын ачарга булышалар. Бер хатын-кызлар һөнәрен алыштыра, икенчеләре үз бизнесын ача яки үз-үзләренә эшли башлый- бу үзгәрешләрне күзәтү күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International