Зәйдә комиссия капиталь ремонт объектларын карап чыкты

2024 елның 2 августы, җомга
Бүген Зәйдә 2024 елда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь ремонт объектларында комиссия булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, подрядчы оешмалар җитәкчеләре, шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты. Тикшерүнең максаты - җитештерелә торган эшләрнең сыйфатын, башкарылу вакытларын тикшерү, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм куркынычсызлык техникасын үтәүне контрольдә тоту. Сәфәрдә катнашучылар барлыгы 19 объектта булды, шул исәптән: «Безнең ишегалды» программасы буенча 6 ишегалды, 4 күпфатирлы йорт, «Яшьләр» паркы, психология үзәге, Зәй үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге, 9 мәктәп һәм башка объектларны карадылар. Район башлыгы Р.Г. Кәримов башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм башкару вакытлары буенча кайбер тәкъдимнәрен җиткерде, аларны бетерү буенча кисәтү ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International