Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында район Советының кырык беренче утырышы узды. Утырыш күңелле мизгелдән - бүләк тапшырудан башланды. Байкал-Амур тимер юл магистрален һәм аның инфраструктурасы объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә, үстерүгә һәм аларга хезмәт күрсәтүгә керткән өлеше өчен, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы белән эчке эшләр органнары ветераннарының Гомумроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы, отставкадагы юстиция подполковнигы Зеленин Владимир Тарасовичка «Байкал-Амур тимер юл магистраленә 50 ел»юбилей медале тапшырылды. Бүләкне Владимир Тарасовичка район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Көн тәртибе кысаларында 10 мәсьәлә каралды, алар депутат комиссияләре утырышларында алдан каралды һәм тикшерелде. Барлык карарлар да бертавыштан кабул ителде.