Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең спорт идарәләренә автомобиль тапшыру тантанасы узды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

 29 июльдә Казанда Бөтенроссия физкультура көне алдыннан «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең укыту-лаборатория корпусы каршындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге идарәләре һәм бүлекләре өчен Lada Granta автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы, Татарстан Республикасы спорт министры Леонов Владимир Александрович, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы катнашты. Зәй делегациясе составында - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ревина Светлана Юрьевна һәм «ТР Зәй муниципаль районы башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы бар иде. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы инициативасын хуплаган өчен, Татарстан Республикасы  Раисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International