Хәтер вахтасы- 2026

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршыннан “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзаларын “Хәтер вахтасы-2026” катнашу өчен ерак сәфәргә озаттылар. “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров белдерүенчә, быел безнең эзтабарлар Волгоград өлкәсе Городищенский районы Дмитриевка хуторында казу эшләрендә катнашачак. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы 120нче дивизия көрәшкән, алар нигездә Татарстаннан алынган солдатлар булган. Эзтабарлар алдында үгет- нәсихәт сүзләре белән шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, хәрби комиссар Динар Хәсәнов, ветераннар Советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев чыгыш ясадылар. Эзтабарлар шәһәргә 8 майда кайтырга планлаштыра.14 көн дәвамында 35 яшь кеше (эшче яшьләр, студентлар, укучылар) Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнарның сөякләрен казып алып, хөрмәт белән җирләүне башкарачак. Чара эзтабарларны бүләкләү белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International