2026 елның 22 апрелендә Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе тарафыннан террорчылык куркынычының «кызыл» критик дәрәҗәсен билгеләү буенча практик күнегүләр үткәрелде. Бөтенроссия өйрәнүләре кысаларында, тренировка идеясе буенча, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ике сценарий эшләп чыгарылды: мәктәпкә кораллы һөҗүм итү һә мәктәп территориясендә пилотсыз очу аппараты белән китерелгән шартлаткыч җайланманы зарарсызландыру, барлык укучыларны һәм персоналны эвакуацияләү.
Практик күнегүләр барышында террорчылыкка каршы комиссия һәм районның оператив төркеме әгъзалары үз вәкаләтләрен һәм функцияләрен Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең эш планы нигезендә, террорчылык куркынычы дәрәҗәсен билгеләгәнчә башкардылар. Сценарийларны эшләү өчен махсус автотранспорт һәм Росгвардия филиалы, Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Зәй үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге, район Башкарма комитеты шәхси составы җәлеп ителде, шулай ук саперлар һәм эт белән эчке эшләр министрлыгының кинология хезмәте җәлеп ителде.
Тренировка нәтиҗәләре уңай бәяләнде, тренировканың максатлары һәм бурычларына ирешелде.