Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы-кече лейтенант Борһанов Азат Илдар улы белән хушлашты. Ул Украина территориясендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбинең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Хөрмәтле Валентина Николаевна, Илдар Әнәс улы, Регина Раиф кызы, Азат Илдар улы Борһановның туганнары һәм якыннары! Хөрмәтле зәйлеләр! Бүген без монда һәлак булган сугышчы – Борһанов Азат Илдар улын соңгы юлга озату өчен җыелдык, ул үз гомерен Ватан, тынычлык һәм Россиянең киләчәге һәм безнең тыныч күк астында яшәвебез өчен бирде. Азат Илдар улы Зәй шәһәрендә туган, 5 нче мәктәпне тәмамлаган, 3 ел контракт буенча Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән һәм үз теләге буенча илебез чикләрен саклау өчен махсус хәрби операциягә киткән. Антына соңгы сулышына кадәр тугры калып, Россия солдатлары белән иңгә-иң куеп, үз тормышы бәрабәренә Ватанны фидакарьлек һәм батырлык белән яклаган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам! Районның барлык халкы, барлык зәйлеләр сезнең белән бергә кайгыра. Без Азат Илдар улы белән горурланабыз һәм аның турында истәлек күңелләрдә озак сакланыр. Сугышчы тынычлыкта ятсын. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!- диде Разиф Гали улы. Шулай ук җыелганнар алдында республика Хөкүмәте исеменнән –ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, РФ Кораллы Көчләр министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты һәм хәрби часть командованиесе исеменнән - Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Азат Борһанов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Кече лейтенантны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азат Илдаровичны Мирный микрорайоны зиратында җирлиләр. Герой турында хәтер зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәр.