Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Бохарай авыл җирлегендә район авыл җирлекләре башлыкларының семинары узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Пленар өлешкә кадәр семинарда катнашучылар «Ромашкино» шифаханәсендә һәм башка социаль объектларда булдылар. Пленар өлеш авыл мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чарада катнашучыларга кереш сүз белән мөрәҗәгать итте. Җирле үзидарә органнарының 2023 елдагы эше һәм 2024 елга бурычлары турында авыл җирлеге башлыгы Груздева Елена Владимировна сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Хәбибуллин Марат Мөдәрис улы 2024 елның 5 аенда аерым күрсәткечләр буенча авыл җирлекләре эшчәнлегенә анализ ясады. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Талверт улы Камалиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләрендә катнашу буенча  анализ ясады. Шулай ук контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу буенча план-заданиене үтәү мәсьәләсе каралды. Әлеге мәсьәлә буенча нәтиҗәләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев таныштырды. Район башлыгы семинарның пленар өлешендәге мәсьәләләр буенча эшне тагын да көчәйтү буенча үз тәкъдимнәрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International