Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар - Иске Тәкмәк авылында туган рядовой Александров Геннадий Евгеньевич һәм Зәй шәһәрендә туган сержант Шишкин Владимир Александрович белән хушлашты. Хәрбиләр Украина территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Хөрмәтле Марина Геннадиевна һәм Елена Владимировна! Кайгы-хәсрәтегезне тулысынча белдерә алырлык сүзләр юк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам! Районның барлык халкы Сезнең белән бергә кайгыра. Без Геннадий Евгеньевич һәм Владимир Александрович белән горурланабыз һәм алар турында истәлек йөрәкләрдә озак сакланыр. Сугышчылар тынычлыкта ятсын. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!- диде Разиф Гали улы. Шулай ук җыелганнар алдында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлекләре өчен рядовой Александров һәм сержант Шишкин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Геннадий Евгеньевичны туган авылы зиратында, Владимир Александровичны Дмитровка авылы зиратында җирлиләр.