28-30 июньдә Түбән Ошма авылында егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча "Дуслык" төбәк-ара турниры узды. Турнирда Идел буе федераль округы, шулай ук Дагестан, Чечня һәм Казахстан Республикасы командаларыннан 196 спортчы катнашты. Көчле көрәштә урыннар түбәндәгечә бүленде: 58 кг авырлык категориясендә Хөснуллина Алинә 3 нче урынны, ә Тучин Ильяс 52 кг авырлык категориясендә 2 нче урынны алды. Спортчыларны "Зәй"спорт мәктәбе тренеры Салихов Рамил Равил улы өйрәтә.