Яңа Мәлем авылының 100 еллыгын билгеләп үттеләр

2024 елның 1 июле, дүшәмбе
29 июньдә Яңа Мәлем авылы төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Юбилей бәйрәме белән барлык авыл халкын һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, Поповка авыл җирлеге башлыгы Әмерханов Ислам Әхтәм улы котладылар. Бәйрәмдә концерт программасы белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирле халык һәм кунаклар чыгыш ясады. Күп санлы конкурслар һәм уеннар үткәрелде: капчык киеп йөгерү, тулы су чиләкләре белән йөгерү, авызга кашык белән йомырка тотып йөгерү, бүләкләр кисү. Спорт уеннары арасында: гер күтәрү, армреслинг һәм татар милли көрәше дә бар иде. Кунакларны урамда пешерелгән тәмле плау белән сыйладылар. Бу бәйрәм һәркемнең күңеленә үтеп керерлек һәм озакка истә калырлык булып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International