Бу якшәмбе көнне «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында масштаблы бәйрәм - Яшьләр көне узды. Программада ретро-автомобильләр күргәзмәсе, яшь гаиләләрне хөрмәтләү, яшь осталар ярминкәсе, джампингларда күрсәткеч күнегүләр, мастер-класслар, спонсорлардан лотерея, районның актив яшьләрен бүләкләү булды. Музыкаль композицияләрне Анфи Казан артисты, җирле реп-башкаручы Антон Александров башкардылар. Кичәнең хедлайнеры булып «Пропаганда» төркеме торды. Шәһәр һәм район яшьләрен район башлыгы урынбасары Елена Недошивина сәламләде һәм котлады, актив яшьләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Һичшиксез, бу бәйрәм онытылмаслык булды, чөнки көн дәвамында яшьләр актив ял иттеләр, күңел ачтылар, аралаштылар. Бу кичне һәркем өчен күңел ачу урыны табылды! Без Зәй яшьләрен бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар, ачышлар, яңа дуслар, иҗат, шатлык, бәхет һәм тормышышларында иң төп максатларына ирешүләрен телибез!