Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 126 797 кеше хезмәткә яраксыз гражданнарны карау буенча айлык компенсация түләвен рәсмиләштерде
2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
126 797 татарстанлы 80 яшькә җиткән пенсионерларны, медицина күрсәткечләре буенча чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны, шулай ук балачактан инвалидлыгы булган беренче төркем инвалидларны карау буенча ай саен бирелә торган компенсация түләвен рәсмиләштерде. 80 яшьлек яисә хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау буенча түләү күләме аена 1 200 сум тәшкил итә. Аны бергә яшәү фактына һәм туганлык дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә хезмәткә сәләтле гражданнар рәсмиләштерә ала. Карау вакыты социаль әһәмияткә ия һәм караучы затның хезмәт стажына кертеп санала, һәм бер елга 1,8 шәхси пенсия коэффициенты- ИПК бирә. Караучы зат рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта карау буенча түләүгә хокук туктатыла. Граждан үзенең эшкә урнашуы турында Социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә үзе хәбәр итәргә тиеш. Әгәр ул "үзмәшгуль" буларак теркәлеп тә Социаль фондның төбәк бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән булса, компенсация алу хокукын югалтмый. Инвалид балаларның ата- аналарына (опекуннарына), шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларга айлык түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. 2024 елның 1 гыйнварыннан ата-аналар (опекуннар) тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион рәвештә яки өйдән торып эшкә урнаштырылган очракта да аларның компенсацион түләүгә хокуклары саклана. «Компенсация түләве алу өчен ата-аналарга (опекуннарга) хезмәт эшчәнлеген тулы булмаган эш вакыты режимында алып баруларын документаль расларга кирәк. Бу хезмәт килешүе, өстәмә килешү яки эш бирүчедән алынган белешмә булырга мөмкин. Гариза белән бергә бу документларны Социаль фондның клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләрне карау буенча түләү дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең һәм күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә рәсмиләштерелә. Мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүматларны белгечләр мөстәкыйль тикшерәчәк. Бу караучы затның эшләмәве , пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы структурасы тарафыннан чит кешене тәрбияләү буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр алмавы турында мәгълүматлар булырга мөмкин. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез 8 800 1-00 000-1 телефоны буенча Социаль фондның төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Зәй районында тәрбиягә алган гаилә өлкәннәр өчен кайгыртучанлык һәм күңел җылысы үрнәге булды
Зәй муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә бала алган гаилә төзелде, һәм бу программаның уңышлы эшләвенең ачык мисалы булып 2018 елның декабреннән Сармаш-Баш авылында Гыйниятуллиннар гаиләсендә яшәүче Салихҗан Баттал улы Гыйльфанов тарихы тора.
Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым
«Профессионалитет» федераль проектының “Яшьләр һәм балалар” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәргә әзерлекне тормышка ашыру буенча, 2026 нчы елда Зәй ГРЭСы һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә мәктәптә “ Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым” проекты старт алды.
Татарча диктантта катнаш!
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
21
апрель, 2026 ел
Зәй волонтерларын Әлмәткә чакырдылар
ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров фронтка көн саен ярдәм итүчеләр өчен илһамландыргыч экскурсия оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз