Бүген зәйлеләр хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой Игорь Иванович Хәсәнов белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбинең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты: "Бүген безнең иң яхшы улларыбыз, шул исәптән безнең районнан да, Россия чикләрен батырларча саклауларын дәвам итәләр. Мондый батыр сугышчылар булганда без барыбыз да тыныч күк астында яшибез!»-диде үзенең кайгы уртаклашу чыгышында.
Республика җитәкчелеге исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов җиткерде.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, рядовой Хәсәнов Игорь үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Солдатны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар.