Медицина хезмәткәре көне-илебездә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Цивилизацияле дөньяны ак халатлы белгечләрсез, кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен көн саен көрәшүчеләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел.
Бүген Зәй шәһәрендә медицина хезмәткәре көненә багышланган чара узды. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.Тантаналы өлеш үз һөнәрендә иң яхшыларга лаеклы бүләкләр тапшыру белән дәвам ителде. Күпьеллык хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәннәре өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән 4 кеше бүләкләнде. Сәламәтлек саклау системасындагы намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте 2 кешегә игълан ителде. Районның сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән 6 кеше бүләкләнде, 5 кеше район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән, 16 кеше Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. «Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсе» Рәхмәт хатын 2 кеше алды. РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы Мактау грамотасы һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының беренчел оешмасы Мактау грамотасы белән 13 кеше бүләкләнде.
Эш нәтиҗәләре буенча 2023 елда намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм сайланган һөнәренә тугрылыгы өчен «иң яхшы коллективка» вымпелы «Зәй үзәк район хастаханәсе»стационарының хирургия бүлегенә тапшырылды. Агымдагы елда «балалар поликлиникалары арасында беренчел звеноның иң яхшы командасы» номинациясендә «үз эшенә мәхәббәт өчен» дипломы белән «Зәй үзәк район хастаханәсе»педиатрия бүлеге бүләкләнде.
Медицина хезмәткәрләре өчен балалар музыка мәктәбе, «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары әзерләгән матур концерт программасы бүләк булды. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре сезнең игелекле, кыю һәм батыр хезмәтегезгә сокланабыз!