Зәйдә юбилярны котладылар

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Чыбыклы авылында яшәүче Баһаутдинова Фәимә Әхтямьян кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы исеменнән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин, шулай ук Чыбыклы авыл жирлеге башлыгы И.Н.Гадершин, һәм район мәдәнияте йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Фәимә апаның бала - чагы, яшьлек еллары авыр вакытларга туры килгән. Ул хезмәт юлын 12 яшьтә колхозда эшләп башлый.Тормышка чыгып ире белән 5 бала тәрбияләп устергәннәр.Гомер буе колхозда эшләгән,сыер сауган,чөгендер басуында ел саен чөгендер эшләп, лаеклы ялга чыккан.Бүгенгесе көнне улы Нәзир тәрбиясендә яши, балалары хөрмәтендә гомер кичерә,аларнын ярдәмнәре белән дөнья көтә.Дәү әниләрен, әбиләрен якын итеп һәм яратып 10 оныгы,11 оныкчыгы һәрдаим аның янына кунакка киләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International