Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен формалаштыру өчен иминият кертемнәре түли
2024 елның 19 июне, чәршәмбе
Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде. Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый, ә үзмәшгуль сыйфатында эшләү чоры пенсия исәпләгәндә исәпкә алынмый. Шуңа күрә пенсия хокукларын формалаштыру өчен аларга Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешү төзергә, ирекле пенсия иминияте программасында катнашырга һәм булачак пенсияләренә кертемнәрне ирекле рәвештә күчереп барырга кирәк. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә гариза бирергә һәм взносларны түли башларга кирәк. Иминият кертемнәрен теләсә нинди күләмдә түләргә мөмкин, әмма 2024 елда ул 406 391,04 сумнан артырга тиеш түгел. Кертемнәрне максималь суммада түләү 8,3022 шәхси пенсия коэффициентын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Взносларны берьюлы тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә күчерергә мөмкин. "Иминият стажын формалаштырганда, түләнгән иминият кертемнәренең гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән, ягъни 49 500 сумнан ким булмаска тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Шул очракта гына иминият стажына тулы иминият елы исәпләнәчәк. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ чор гына кертеп исәпләнелә. Взносларны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр кетеп өлгерергә кирәк», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге белән ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керү өчен үзмәшгуль гражданнар яшәү урыны буенча фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза бирергә тиеш. Сораулар белән 8 800-1-00000-1 телефоны аша төбәк контакт-үзәге белгечләренә шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
гыйнвар, 2025 ел
Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан матрос Александр Сафронов белән хушлаштылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан матрос Сафронов Александр Николаевич белән хушлаштылар.
30
декабрь, 2024 ел
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Яңа - 2025 ел белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Тагын бер ел тарихка кереп кала: ул безне тормыш мәгънәсе, Ватан иреге кыйммәтләре турында тагын да тирәнрәк уйланырга өйрәтте. Махсус хәрби операция шартларында алдыбызда торган бурычларны үтәү төп чакыру булып кала һәм йөзләгән зәйлеләр илебез чикләрен саклауларын дәвам итәләр.
29
декабрь, 2024 ел
«Иң көчле чаңгычылар» икенче ярыш көне нәтиҗәләре билгеле булды
Бүген «Ялта-Зәй» спорт комплексында узган Татарстан Республикасы чемпионатының «Иң көчле чаңгычылар ярышы» икенче ярыш көне түбәндәге нәтиҗәләргә китерде:
Үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе: йомгак ясау һәм киләчәккә планнар кору
Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында быелның соңгы бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз