Бүген Зәй районының 28 мөселман мәхәлләсендә Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазлары узды. Үзәк мәчеттә халыкны район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады.
"Бу бәйрәм эчке чисталыкны, мәрхәмәтлекне символлаштыра, кешеләрне яхшылыкка һәм гаделлеккә юнәлтә, гуманизмга һәм якыннарга игътибарлы мөнәсәбәткә өйрәтә. Бу гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылык милләтара һәм конфессияара килешүнең нигезе булып тора, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерүгә, яшь буынны патриотизм һәм югары әхлак принципларына хөрмәт рухында тәрбияләүгә ярдәм итә. Безнең иң яхшы омтылышларыбыз тормышка ашсын, ә бу якты бәйрәм һәр йортка яктылык һәм шатлык китерер, һәр зәйленең йөрәген игелек һәм тынычлык белән тутырыр. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!",- диелә район башлыгы чыгышында.
Районның имам-хатыйбы Фатих хәзрәт Нуруллин мәхәллә кешеләренә вәгазь укыды, шуннан соң мәчеткә килүчеләр бәйрәм намазында катнаштылар. Мәчет территориясендә дин тотучыларны тәмле плау белән сыйладылар.