Зәйлеләр Магнитогорскида узган Сабантуйда катнаштылар

2024 елның 15 июне, шимбә

15 июньдә Зәй муниципаль районы Татарстан Республикасын Магнитогорскида узган Сабантуй бәйрәмендә лаеклы тәкъдим итте. Быел бу якты бәйрәм шәһәр паркында инде 26 нчы тапкыр узды. Районның иҗади коллективлары, талантлы көрәшчеләр һәм Казан дәүләт филармониясеннән искиткеч җырчылар: Ясмин (Светлана Минеева), Гөлнара Мулланурова, шулай ук "Татар җыры" фестивале лауреаты - татар эстрадасы артисты Наркис Зиннәтуллин кунакларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр. Бәйрәм кунакларын матур ишегалды көтте, анда һәркем татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныша алды. Монда ук хуш исле тәмле чәй һәм коймаклар, кыстыбый белән сыйланырга мөмкин булды. Милли ризык әзерләү буенча мастер-класста катнашырга, төрле күргәзмәләр күрергә, шамаил, намазлык, түбәтәй сатып алырга һәм хәтта Зәй фотозонасында фотога төшәргә мөмкин булды. Моннан тыш, теләге булган һәркем татар милли көрәшендә катнаша алды. Бу көнне кунаклар татар ашларын татып кына калмыйча, традицион милли уеннарда катнаштылар, шулай ук сувенирлар да сатып ала алдылар.

  Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасын Магнитогорскида тәкъдим итү-зур хөрмәт, дип ассызыклады. Татар Сабантуе бәйрәме, яшәү урынына карамастан, барлык татарлар тарафыннан аеруча дулкынлану белән билгеләп үтелә. Бу бәйрәм татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан уникаль традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен гәүдәләндерә. Бүген борынгы Сабантуй заманча элементларны гармонияле рәвештә берләштерә. Бәйрәм майданы елдан-ел төрле яшьтәге, милләт һәм дин кешеләренең очрашу урыны булып тора, бер-берсен яхшырак аңлауга, мәдәни һәм рухи үзара баетуга, халыклар арасында тынычлыкка һәм татулыкка нигез була.

Магнитогорскида Сабантуй бәйрәме кысаларында район башлыгы Разиф Кәримов Татар халкы вәкилләренә милли мәдәниятне үстерүгә һәм этникара элемтәләрне ныгытуга керткән зур өлешләре өчен бүләкләр тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советының Рәхмәт хаты белән, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников билгеләп үтелде. Бу бүләк аңа татар халкының рухи үсешенә, милли мәдәниятләрне үзара баетуга һәм халыклар арасындагы элемтәләрне, аларның дуслыгын һәм чәчәк атуын ныгытуга керткән өлеше өчен бирелә. "Татар рухы" татар милли – мәдәни автономиясе " Магнитогорск шәһәр иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Кадимиңнур Таһиров шулай ук югары бүләккә лаек булды. Күпьеллык намуслы эше, мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен, ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Моннан тыш Кадимиңнур Таһиров татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бүләкләр  татар мәдәниятен саклауда һәм алга этәрүдә, шулай ук этникара үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим роль уйнавының дәлиле булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International