Зәйдә яшүче 101 яшьлек хезмәт ветераны Мария Новокупова үз гомеренең күп өлешен акушерлык хезмәтенә багышлаган һәм өч меңнән артык сабыйны кабул иткән, шуңа да аны Зәйнең тере легендасы дип атыйлар.
1941 елда 18 яшьлек Марияне фронтка алмыйлар, ул бик ябык һәм кечкенә була. Шуңа күрә сугыш елларында ул солдатлар өчен форма тегә һәм тузганнарын төзекләндерә. 1947 елда Алабуга фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый, аннары Зәй районы Якты Күл авылында аушерлык пункты мөдире булып эшли башлый. Аның бурычларына, шул исәптән бала табучы хатын-кызларны шәһәр бала тудыру йортына китерү керә, аңа бала тудыруны юлдада башкарырга туры килә. Зәй район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 43 ел эшләү дәверендә ул 3600 баланы кабул итә. Аның бәхетле ата-аналардан, Зәй районы җитәкчелегеннән, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алган Рәхмәт хатлары бик күп.
101 яшьлек юбилее алдыннан Мария Романовна үзенең хезмәттәшләре – Зәй район үзәк хастаханәсе ветераннар Советы рәисе Валентина Боярова һәм бала тудыру йортының өлкән акушеры Снежана Усмановадан котлаулар кабул итте.
Шулай ук аны юбилее белән котлау хөкүмәт телеграммасын һәм РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов җибәргән бүләкне, депутатның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды. "Сезнең гомердә авыр сынаулар бик күп булган, сез аларны намус белән үткәнсез. Мин сезнең рух көчегезгә һәм батырлыгыгызга сокланам!, -дип әйтелә котлау текстында.
«Бердәм Россия»дән Мария Романовнаны партиянең Зәй бүлекчәсе башкарма сәркатибе Петр Тимаськов котлады. Ул аңа һәм ветеран гаиләсенә сәламәтлек һәм иминлек теләде, Мария Романовнага гомере буе куйган авыр һәм җаваплы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Игътибар һәм котлаулар өчен рәхмәт йөзеннән Мария Новокупова Россия һәм Бөек Ватан сугышы турында үзе язган шигырен укыды. Мария Романовна гомер буе төрле темаларга шигырьләр яза, олы яшьтә булуына карамастан аларның күбесен ул әле дә хәтерли.