12 июньдә илебез– Россия көнен билгеләп үтте! Бу азатлык, тынычлык бәйрәме ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы булуын искәртә. Бу истәлекле көнне районыбызның яшь кешеләре Россия Федерациясе гражданины документын – паспорт алдылар. Һәрбер шундый тантана дулкынландыргыч уза, чөнки һәр катнашучы өчен бу бик озак истә калырлык үзенчәлекле көн. Паспортлар тапшыру тантанасын район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм Бердәм Россия партиясенең Зәй бүлекчәсе баш белгече Гөлнара Феофанова ачтылар. Яшь гражданнарыбызны бу мөһим вакыйга белән тагын бер кат котлыйбыз, уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Үз халкыгызга, ватаныгызга һәрвакыт һәм һәр җирдә лаеклы булыгыз!