Зәй Сабантуена космонавтлар да килде

2024 елның 8 июне, шимбә
Бүген Зәй шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуй билгеләп үтелә. Безнең өчен бу күптән көтелгән бәйрәмдә Бөек спортчыларның-Олимпия чемпионнарының, елдан-ел Зәй Сабантуена тугры калган атаклы якташларыбызның катнашуы яңалык түгел инде. Ә быел безнең бәйрәмгә хәтта Россия космонавт-сынаучылар Шкаплеров Антон Николаевич һәм Шәрипов Салижан Шакир улы да килде. Сабантуй кунакларын район башлыгы Разиф Гали улы Кәримовның беренче эш итеп космонавт - эт Чернушка һәйкәле белән мәйданга алып баруы символик күренеш. 2012 елда Зәй шәһәрендә урнаштырылган әлеге һәйкәлнең тарихы турында кунакларга Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Сәрия Батршина сөйләде. Кунаклар бу тарихны кызыксынып тыңладылар һәм һәйкәл янында бергәләп фотога да төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International