Район башлыгы Разиф Кәримовның чираттагы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуы бүген “Энергетик” мәдәният сараенда чәй табыны артында узды. Очрашуда егетләр белән бергә аларның элек эшләгән эш урыннарыннан җитәкчеләр, үз авыл җирлекләре башлыклары, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты. Чара балаларның патриотик җырыннан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. Мондый очрашулар катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдыра. Очрашуда катнашучылар хәрбиләргә сез яшь буын өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерде. Ялга кайткан егетләр тылның ныклы булуын тоябыз дип, рәхмәтләрен җиткерделәр.