3 июньдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясе булды. Анда Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендәге делегация катнашты. Конференциядә Зәй керәшен иҗтимагый оешмасының соңгы елларда эшне активлаштыруы һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча аерылып торуы ассызыкланды. Зәйлеләрдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән район керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Атласовка Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы Иван Егоровның Рәхмәте белдерелде. Конференциядә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп Иван Михайлович Егоров сайланды. Идарәнең яңа составына Зәйдән Петр Уразайкин һәм Валентин Атласов кертелде.