Зәйгә “Россия йөрәге” гаилә учагы капсуласы кайтты

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
23 гыйнварда Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елын ачу тантанасы булды. Бу тантанада Пётр һәм Феврониянең изге ватаны Муромнан гаилә учагы уты китерелде, аның бер өлеше илнең барлык төбәкләренә тапшырылды. 6 март көнне Түбән Каманың никахлашу сараенда исем кушу тантанасы узды. Алты бала тәрбияләүче Илнур һәм Дарья Хуҗиннар гаиләсендә җиденче бала –кызлары Аксинья дөньяга килгән. Тантана азагында Хуҗиннар гаиләсе Зәй муниципаль районыннан күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсенә "Россия йөрәге" исемле гаилә учагы капсуласын тапшырды. Илгиз Нургали улы һәм Энҗе Габделбәр кызы Әхмәтҗановлар - дус, иҗади гаилә, аларның өч балалары бар. Ир белән хатын үзләренең хезмәт эшчәнлеген мәдәниятне үстерүгә, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга һәм арттыруга багышладылар. Аларның уртак хезмәтләре нәтиҗәсендә «Жэухэр» халык фольклор ансамбле төзелде, ул төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүче булып тора. Энҗе Габделбәр кызы Зәй районында “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә ия. Әхмәтҗановлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән. "Россия йөрәге" гаилә учагы капсуласы алдагы атнада Зәй никахлашу сараенда сакланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International