Зәйдә Бөтендөнья әбиләр көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 6 марты, чәршәмбе
5 мартта Бөтендөнья әбиләр көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Зәй комплекслы үзәгенең «Радость» социаль хезмәткәрләре үзләренең хезмәт алучылары өчен «Минем оныкларым – минем шатлыгым!» дигән әңгәмә үткәрделәр. Бу көнне олы яшьтәге хатын-кызлар үзләренең әби булачакларын, нинди хисләр кичергәннәрен, аларның дөньяга килүен көткәннәрен, балаларына оныкларын үстерергә ярдәм иткәннәрен, оныкларының тормышындагы кызыклы һәм әһәмиятле тормыш вакыйгаларын искә төшерделәр. Һәр әби оныкларының казанышлары турында горурланып сөйләде. Кемдер спорт белән уңышлы шөгыльләнә, кемдер институтны тәмамлаган һәм яхшы эшкә урнашкан, кемдер инде үз гаиләсен төзегән һәм оныкчыклар бүләк иткән. Оныкларның да бу көн турында хәбәрдар булулары сөендерә, алар әбиләренә шалтыратып, аларны котладылар. Кече буынның өлкәннәр белән элемтәсе һәм үз тамырларын белүе тормышта ярдәм итә, аны тулыландыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International