Зәй политехник көллиятендә һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Конкурс «Пешекче, кондитер" һөнәре буенча ункөнлек кысаларында узды. Чараны оештыручылар-махсус фәннәр укытучылары һәм производство осталары: Иванова И.В., Иванова С. Г., Фәсхетдинова Е. Д., Андрианова С. Н. һәм Кырмагина С.Н. Конкурсның максатлары: тәрбияви-белем бирү эше һәм студентларны мәдәни-гигиеник тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыру; укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау, салкын ризыклар һәм закускалар әзерләүдә инициатива һәм фантазия күрсәтү.
Конкурста «Пешекче, кондитер " белгечлеге буенча 2 курс студентлары үзләренең бөтен осталыкларын: креативлыкларын, тизлекләрен һәм зәвыкларын күрсәттеләр. Катнашучыларның максаты ризык әзерләү генә түгел, ә салкын закускаларны бизәүдә фантазия күрсәтү һәм аларның тарихы турында белемнәрне яктырту иде. Студентлар аш-су осталыгының югары дәрәҗәсен һәм ризыкларны бизәүгә иҗади якын килүләрен күрсәттеләр, тарихын, туклануда салкын закускаларның әһәмиятен кызыклы итеп сөйләделәр.
"Мин ризык әзерләү процессыннан ләззәт алам һәм үз эшемнең нәтиҗәсен күрәм. Сыйфатлы һәм тәмле ризык — яхшы кәеф нигезе, дип ышанам. Көллиятне тәмамлаганнан соң минем максат — профессиональ пешекче булу", - диде профессиональ конкурста катнашучы Брицов Рафаэль.
Чара югары эмоциональ дәрәҗәдә узды. Конкурсның максатлары һәм бурычлары уңышлы үтәлде. Җиңүчеләрне бүләкләү булды. Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга активлыклары,яхшы нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерәбез!
«Пешекче, кондитер»һөнәре буенча җиңүчеләр һәм иң яхшы студентлар исемнәре: 1 урын-Вәлиев Гөлназ; 2 урын-Кузнецов Сергей; 3 урын - Перцева Диана. Балаларга уңышлар, һөнәри үсеш һәм зур уңышлар телибез!