Зәйдә авыл җирлекләре бүлекчәләрендәге эш барышы тикшерелде

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, зоовет һәм агрофирма белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен карап чыкты. Сәфәр барышында Разиф Гали улы терлекчелек эшләренең торышы, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы, шулай ук җитештерү комплексларында минераль ашламалар саклау торышы белән танышты. Бүгенге көндә район аграрийлары тарафыннан 1 гектар чәчүлек мәйданда 82 килограммнан артык тәэсир итүче матдә тупланган. Дурт-Мунча, Куш-Елга, Чыбыклы сөт комплексларында һәм Сарсаз-Баграж фермасында терлекләрнең кышлау барышы каралды. Сәфәр барышында азык рационы тикшерелде. Барлык эшләр дә зооветеринария таләпләренә туры китереп алып барыла. Шулай ук агрофирмаларның ремонт остаханәләрендә һәм «Агросила-Сервис»АҖнең махсуслаштырылган предприятиеләрендә ремонт барышы тикшерелде. Тракторларны ремонтлау 97 проценттан артык, ә авыл хуҗалыгы машиналары 96 процентка төзекеләндерелгән инде. Агрофирмаларда агрегатларны комплектлау һәм көйләү эше бара. Район башлыгы механизаторлар һәм белгечләр алдында 1 апрельгә чәчү агрегатларының бөтен комплексын әзерләп бетерү бурычын куйды. Кабул итү вакытында барлык механизаторларда «Сабантуй-2024» тә тапшырылачак матди кызыксындыру чаралары, хезмәткә түләү, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләре белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International