Зәй чаңгычысы Россия беренчелегендә “бронза”ны яулады

2024 елның 4 марты, дүшәмбе
28 февральдән 3 мартка кадәр Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды (21-23 яшь). Татарстан җыелма командасы составында ярышларда Вәлиуллина Алина олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы чыгыш ясады. Эстафета ярышында Вәлиуллина Алинә, Непряева Дарья, Жолудева Ольга, Мегедь Екатерина составындагы Татарстан хатын-кызлар командасы бронза медальгә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International