Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазыловның 8 апрельдә Зәй шәһәренә эш визиты булды. «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова озатуында ул волонтерлар цехында һәм мәктәптә булды.
«Зәй сезнең белән» хәрәкәте волонтерлары көн саен эшли торган бинада халык күп, монда көне буена эш кайный. Берләшмә җитәкчесе Елена Хисаметдинова тукыма кисүдән алып әзер маскировка челтәрләренә, костюмнар һәм юрганнарга кадәр бөтен җитештерү процессын күрсәтте.
"Һәрбер шундый челтәр артында -безнең егетләрнең алгы сызыктагы язмышлары хәл ителә. Сез ял һәм бәйрәмнәрсез эшләп мөмкин булганның барысын да эшлисез", - дип мөрәҗәгать итте депутат волонтерларга. Ринат Фазылов Елена Хисаметдиновага "Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәтенең Рәхмәт хатын тапшырды, ул үзе аның координаторы булып тора, шулай ук аны Казанда волонтерлар форумында катнашырга чакырды.
Программаның икенче пункты-6 нчы мәктәп иде. Биредә депутатны өлкән сыйныф укучылары каршы алды. Ринат Фазылов, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары буларак, балалар белән җитди сөйләшү үткәрде. Тема очраклы гына сайланмаган: яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүнең артуы, интернет аша яллау һәм яшүсмерләрне авыр җинаятьләр кылуга этәрү — бүгенге көндә күп кенә төбәкләрдә очрый торган проблемаларның берсе. Депутат конкрет мисалларда җинаятьчене ничек танырга, вербовщикларның нинди хәйләләр куллануын һәм иң мөһиме, әгәр яшүсмер чит кеше йогынтысына эләккән булса, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатты.
"Сез-безнең илебезнең киләчәге, һәм беркемнең дә сезне җинаятьчел схемаларга тартып, киләчәгегезне урларга хакы юк. Уяу булыгыз, ата — аналар һәм укытучылар белән киңәшләшегез», - дип ассызыклады Ринат Фазылов.
Очрашу ачык әңгәмә форматында узды. Укучылар депутатның сәясәткә ничек килүе, " Ярдәм яңәшә!" хәрәкәтенең ничек эшләве һәм СВО зонасына гуманитар ярдәм ничек китерелүе турында кызыксындылар. Ринат Фазылов шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашып, чын күңелдән җавап бирде. Сәфәрен тәмамлап, ул балаларга: тырышып һәм күп укырга, ялкауланмаска, дигән теләген белдерде. «Бары тик шулай гына сез кирәкле белгечләр булачаксыз һәм үз илебезгә реаль файда китерә алачаксыз», — дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.
«Республика дәрәҗәсендәге депутатларның мондый визитлары — проблемаларны җитәкчелеккә җиткерү мөмкинлеге генә түгел, ә үз хезмәтләре белән патриот булуның нәрсә икәнен күрсәтүче кешеләр белән җанлы аралашу да булды», - дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлеге башкарма секретаре Петр Тимаськов.