2 мартта Зәй шәһәренең "Сәләтле балалар мәгариф үзәге - мәктәп укучыларының Кече Фәннәр академиясе" базасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган шахмат буенча ачык шәхси-команда беренчелеге узды. Татарстанның 9 шәһәреннән 2012-2016 елларда туган 137 бала катнашты. Спортчылар җиңүче исеме өчен көрәшкәндә, актлар залында ата-аналар игътибарына «Жертвуя пешкой» фильмы тәкъдим ителде. Баш судья Васильев Василий Николаевич, сәркатип Утяганов Александр Иванович, Кече фәннәр академиясе директоры Романов Руслан Анатольевич спортчыларга сертификат тапшырдылар, җиңүчеләр шәһәребез спонсорларыннан грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Беренчелектә катнашучылар барысыда да чәчәкләр белән бүләкләнде.