Зәйдә даими комиссиянең берләштерелгән утырышы узды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе
1 мартта хакимиятнең зур залында Зәйдә социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният, яшьләр сәясәте һәм җир мәсьәләләре буенча даими комиссиянең берләштерелгән утырышы булды. Утырышта террорчылык гамәлләреннән яклау һәм саклауны оештыру,мәгариф оешмаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшчәнлеген, мәгариф оешмаларында туклануны оештыру, Зәй муниципаль районында батырлык һәм бердәмлек елы кысаларындагы чаралар планы, яшьләрнең гражданлык җаваплылыгын һәм патриотизмын формалаштыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру, 2023 елда Зәй шәһәрен төзекләндерү буенча торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эше, 2024 елда Зәй шәһәрендә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында мәсьәләләр каралды. Комиссия эшендә шәһәр Советы депутатлары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, мәктәп директорлары урынбасарлары катнашты. Кон тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International