Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2024 елның 1 марты, җомга
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә хакимият бинасының зур залында Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «2023 ел өчен «Татарстан почтасы» Түбән Кама почтампы Зәй участогы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга перспективалы планнар» доклады белән Россия Почтасы» АҖ Түбән Кама почтампы Зәй участогы башлыгы Газетдинов Рөстәм Мөбарәкҗан улы чыгыш ясады. Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында 23 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли, шуларның 5се - шәһәр һәм 18е - авыл бүлекчәләре, 1 кибет. Барлык күрсәтелә торган почта хезмәтләре 3 төп блокка бүленә: -Почта бизнесы - бу язма хатлардан кергән керемнәр; товар сатудан кергән керемнәр (кибет); башка керемнәр (ксерокс, факс, телеграммалар, лотерея билетлары, тимер юл һәм юл йөрү билетлары), вакытлы басмаларга язылу. -Посылка бизнесы. -Өстәмә финанс хезмәтләре (акча күчерүләр, коммуналь һәм муниципаль түләүләрне кабул итүдән, электр элемтәсе хезмәтләре өчен түләүләрне кабул итүдән кергән керемнәр). Төп чыгыштан соң Совет әгъзалары фикер алыштылар. Разиф Гали улы, утырышны йомгаклап, коллективка эшендә уңышлар теләде һәм авыл җирлекләрендә почта бүлекчәләрен саклап калу буенча үз киңәшләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International