Бүген кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән чираттагы җылы очрашу «Энергетик» мәдәният йортының конференц-залында чәй табыны артында узды. Хәрбиләр белән очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы Сергей Хватков, “Җылы Зәй” хәйрия фонды вәкилләре Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Александр Бистәсе һәм Кадер авыл җирлекләре башлыклары, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә һәм иреклеләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара патриотик җырдан башланды. Әңгәмә барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган зәйлеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Разиф Кәримов катнашучыларны районның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка, Лисичанск һәм Рубежное халкына озатылган гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте. “Сез Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшәсез. Махсус хәрби операциядә катнашкан 50 дән артык зәйлегә дәүләт һәм хәрби бүләкләр тапшырылды. Без сезнең белән горурланабыз һәм җиңү белән кайтуыгызны көтәбез. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!» - диде үз чыгышында Разиф Галиевич. Шулай ук хәрбиләргә үзләренең җылы теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев һәм башкалар җиткерделәр. Хәрбиләр үз чиратларында район җитәкчелегенә һәм авылдашларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, нәкъ менә туган яктан- Зәйдән җибәрелгән гуманитар ярдәмнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыкладылар.#ВАРМСУ #РеспубликаТатарстан #сильнеестали116